Без дә юллы булдык!
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Без дә юллы булдык!

Укучыдан килгән хат.

Хәерле көн, "Яшел Үзән"леләр! Соңгы вакытта зарланучылар күп, рәхмәт әйтә белүчеләр аз. Без күүп итеп рәхмәт әйтүчеләр булыйк әле. Билгеле инде: Яшел Үзән районы Осиново бистәсе Имәнлек урамы халкы исеменнән.

Урамыбызда "Майский" комбинаты хезмәткәрләре, мәктәп-гимназия укытучылары, МХО катнашучыларның гаиләләре һәм башка юнәлешләрдә эшләүче тырыш кешеләр яши. Моңа кадәр без инде үз көчебез белән юл салып, ремонтлап, тишекләр ямап карадык. Әмма без профессионаллар түгел бит! Сыйфатлы юл салу күп чыгымнар һәм көч таләп итә.

Аллаһка шөкер, 2026 елның июль аенда без дә юллы булдык! Сезнең газета, сезнең социаль челтәрләр аша район җитәкчесе М.П. Афанасьевка, Яшел Үзән администрациясенә, «Велес» юл-төзелеш компаниясе хезмәткәрләренә, бигрәк тә юллар участогы мастеры Айдар Дамир улы Садыйковка зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Хәерле эшләре уң булсын, дәвамлы булсын!

Нәзирә Гыйззәтуллина


Нет комментариев