Телгә карата хөрмәт булырга тиеш
Әйтәм әле

Телгә карата хөрмәт булырга тиеш

***

Фото: ясалма интеллект

Кызлар, Мирный бистәсендә Столичная урамында «Хезмәт батырлыгы шәХәре» дип язылган язуны күргәч, исем китте. Ни өчен шундый хата ясарга? Хәзер бит тәрҗемә онлайн да бар — «город» сүзен һичьюгы «шәһәр» дип тәрҗемә ясап бирер иде. Йә булмаса, татар телен белгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләре дә ярдәм итми калмас иде дип уйлыйм. Шәһәргә кергән урында, ягъни стелада дөрес язганнар бит. Монда нәрсә комачаулаган икән. Телгә карата хөрмәт булырга тиеш. Рус телендәге язуларда мондый хаталарны бер дә күргәнем юк диярлек. Башка телдәге язуларга да шул ук җаваплылык белән карарга кирәк. Шәһәр җитәкчелегенә дә бу фикерне җиткерсәгез иде. Язудагы хатаны төзәтү генә түгел, киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен дә игътибарлы булырга кирәк.


Нет комментариев