Бәрәңгене алыйк микән
Иҗат

Бәрәңгене алыйк микән

***

Фото: ясалма интеллект

Бәрәңгене алыйк микән, 
Әллә торып торсынмы?
Әллә инде һәрберебез 
Шәхсән план корсынмы? 

Явып китәр яңгыры да, 
Хәлимәттәй алгандыр. 
Бәлкем әле базына да 
Төшереп лә салгандыр. 

Кемдер әйтә «чери» диеп, 
Кайсысының «ничава». 
Нишләр икән черегәне, 
Уңыш алмый, бичара? 

Мин дә менә, күрәсездер, 
Иртә­кичне бутадым, 
Башта чаптым чалгы илә, 
Аннан ятып утадым. 

Булыр әле көннәре дә, 
Август яңа башланды. 
Халык әнә дәррәү кубып, 
Дискуссия башлады! 

Алтын көзләр килеп җитәр, 
Әбиләрнең чуагы, 
Бәрәңгене алмый калган 
Чакларыбыз юк әле! 

Тукай язган бәрәңгеләр, 
Тәгәрәшеп ятарлар. 
Авыл халкы терлек тотмый 
– Артып калса, сатарлар! 

Ирек Сафин. Олы Шырдан


Нет комментариев