Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Васильевода 45 яшьлек ир-ат 3 метрлы биеклектән егылып төшкән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 895 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 515е – шәһәрдән, 380е районнан булган. 380 кеше госпитализацияләнгән: 257се – шәһәрдән, 121е – районнан.

Заводта өстенә йөк төшеп, кабыргалары сынган, шок хәлендә булган 60 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Васильевоның Волжская урамында 3 метрлы биеклектән егылып төшеп, аягын сындырган 45 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Сәйдәшев урамында танышы муенына һәм күкрәгенә пычак кадаган 37 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.

Королев урамында аягын эт тешләгән 66 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев