Васильевода 3 бакча өе янган
9 – 16 майда янгын сүндерүчеләр 5 янгын очрагына чакыртылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Васильевоның «Ивушка» бакчачылык җәмгыятендә электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозу янгын чыгуга китергән. Анда 2 бакча өе янган. Икенче көнне иртә таңнан шушы янган өйнең берсендә тагын ут кабынып китеп, ялкын күрше өйгә күчкән. Анысы да янып беткән.
Олы Карагуҗа авылында, билгесез кешеләрнең ут белән саксызлыгыннан, кырда 300 квадрат метр мәйданда коры үлән янган.
Васильевоның «Лесная» бакчачылык җәмгыятендәге бер участокта янгын морҗадан чыгып, мунча стенасы һәм түбәсе янган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев