Васильево фаҗигасендә кем гаепле?
Узган җомга көнне Васильевода булган фаҗига Яшел Үзән районын гына түгел, республика халкын да тетрәндерде.
Фото: ясалма интеллект
9 яшьлек кыз дәресләре беткәч «Здоровье» бакчачылык ширкәтеннән 200 метр ераклыкта урнашкан «Молодежная» тукталышында автобустан чыга. Ләкин өенә кайтып җитә алмый, бер төркем агрессив этләр көтүе корбанына әйләнә.
Әлеге вакыйга булган көнне үк аянычлы хәл турында район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм каналында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, күп балалы гаилә «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә 2025 елның февраленнән бирле яшәгән. «Балага мунципалитеттан барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», – диде ул.
Укучы кызның кычкырганын күршесе ишетә, ул шунда ук ярдәмгә ташлана һәм шокер ярдәмендә этләрне куып җибәрә. Бик күп тешләүләрдән авыртулы шок кичергән кыз аңын югалта. Күрше хатын ашыгыч ярдәм чакырта, баланы иң әүвәл Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә, аннан республика клиникасына илтәләр.
Әлегә кызның хәле тотрыклы түгел. Баланың бите, башы, муены, гәүдәсе тешләнгән күп санлы яралары теркәлгән. Хәзер кыз реанимациядә. Аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә күчергәннәр. Табиблар чын мәгънәсендә аның тормышы өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
Агрессив эт көтүе биредә каян килеп чыккан соң? Фаҗига булган ширкәт бакчачылары күптән инде ике лагерьга бүленгән: берәүләр йортсыз этләрне ашата, икенчеләре моңа кискен каршы. Волонтерлар да килә икән, алар «кайгыртучанлык күрсәтеп», ризыкны бакчачылык җәмгыяте капкасы төбендә калдыра. Бу ширкәт Васильево бистәсе чигендә урнашкан. Биредә 140ка якын йорт бар. Кемдер монда җәен яки ял көннәрендә килә, кешеләрнең бер өлеше даими яши. Ташландык участоклар да бар. Гомумән алганда – типик бакча ширкәте, керү урыны ябык булса да, тирә-яктагы койма капиталь ясалмаган, шуңа күрә этләр өчен территориягә үтү авырлык тудырмый.
Этләрне ашаталар ашатуын, тик күпләр калага киткәч, ач хайваннар көтүе биредә кала. Көннәр салкынаю белән алар тагын да усаллана. «Без менә бу тәртипсезлектән берничә тапкыр зарландык. Хәтта килеп этләрнең бер өлешен тотканнар иде, ләкин барысын да түгел. Безнең койма артында – урман, тотылудан шунда качалар», – дип сөйли биредә яшәүче ханым.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү этләрне тоту хезмәте һәм вазыйфаи затларның гамәлләрен бәяләячәк, шулай ук булган хәлнең барлык шартларын да ачыклаячак.
Бокс буенча элеккеге дөнья чемпионы һәм Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев Васильеводагы тугыз яшьлек кызга этләр һөҗүменнән соң хайваннарны яклаучыларны тәнкыйтьләде. Ул инцидент өчен җаваплылык этләрнең үрчүен контрольдә тотмаган кешеләрдә ята, дип белдерде.
Бүген табиблар 9 яшьлек кызның гомере өчен көрәшә. Безгә бары исән-сау терелеп, аякка бассын дип теләргә генә кала. Аллаһ кына сакласын, аянычлы вакыйгалар кабатлана: шул ук бистәдә быел гына пенсионер хатынга һәм укучыларга этләр һөҗүм иткән иде. Бер ел элек Казан янында этләр хатын-кызны чәйнәп үтерде. Кешеләрнең, бигрәк тә балаларның иминлегенә зыян китереп, хайваннарны яклау өстенлекле булганда, мондый фаҗигаләр кабатланмас дип, кем ышандырып әйтә ала?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев