Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Валерий Тишков: «Россиядә соңгы халык санын алуда ким дигәндә ярты миллион татар исәпкә алынмаган»

2021-22 елгы Гомумроссия халык санын алу вакытында 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтмәгән, шулардан кимендә ярты миллионы – татарлар, дип саный Россия академиясенең Этнология һәм антропология институтының элеккеге директоры һәм РФ Милләтләр эшләре буенча элеккеге министры Валерий Тишков.

"Халык санын алу пандемия, исәпкә алучыларның эшен финанслау җитәрлек дәрәҗәдә булмау, дәүләт хезмәтләренең интернет-порталы аша исәпкә алуга күчүдә начар әзерләнгәнүе, ММЧ һәм социаль реклама ягыннан мондый мөһим кампанияне тулысынча санга сукмау аркасында начар узды. 17 млн кеше (бөтен халыкның 13%!) милләте күрсәтелмәгән. Алар арасында 13,5 миллионнан да ким булмаган – руслар һәм 0,5 миллионнан да ким булмаган татарлар", - дип язган Тишков социаль челтәрдә.

Республикаларда «титуллы милләтләр»не тагын да тырышып яздылар, әмма «үз» республикаларыннан (мордва, татарлар һ.б.) читтә яшәүче халыклар да исәп-хисапсызлыктан зыян күрде, дип саный галим.

"Россия халкының этник составында башка мөһим үзгәрешләр һәм килеп туган проблемалар да бар, шул исәптән сорау алучының үзе белән, сораштыру тәртибе һәм язышу материалларын бастырып чыгару, Росстатның җитәкче хезмәткәрләрен исәпкә алу һәм квалификация буенча дәүләт комиссиясе эше белән, - дип йомгаклады Тишков.
Исегезгә төшерәбез, узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә татар халкының иң зур кимүе күзәтелә. Бу хакта тулырак – “Татар-информ” материалында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев