Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә янгын сүндерүчеләр ярдәмгә ике тапкыр чакырыла, әмма янгыннар булмый

Ике очракта да гаеплеләр - асоциаль тормыш рәвеше алып баручы яки гади генә әйткәндә эчкече затлар.

15.00 сәгатьләр тирәсендә Сафоново авылында яшәүчеләр күрше участокта кара төтен чыгуын күреп ала һәм «01» хезмәтенә шалтырата. Пасечная урамына килгән янгын сүндерүчеләр бакчада үз участогында бакыр чыбыклар яндырган иргә тап була. Ир-атның тышкы кыяфәте һәм хәле буенча аңа ашыгыч рәвештә махмырдан аенырга кирәк була. Янгын сүндерүчеләр ир белән профилактик әңгәмә уздыра, алардан башка ярдәм таләп ителми.

Берничә сәгатьтән соң Паратская урамындагы 4нче йортта төтен исе килү турында шалтырату алалар. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ис килгән бүлмәне тиз табып ала. Эчкә кергәч, алар электр плитәсендә янган ризык һәм йоклап ятучы ир-атны күреп ала. Күршеләр әйтүенчә, бу бүлмәдә янгын очрагы беренче генә тапкыр түгел икән инде. Хуҗасы гел эчә, тирә-юньдәгеләргә ул төкереп кенә карый. Һәм бу очракта күршеләрнең уяулыгы аркасында гына зур янгыннан котылу мөмкин була. Берүк сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев