Узган атнада Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегендә 17 җинаять теркәлгән
6 – 12 июльдә эчке эшләр бүлегендә 17 җинаять теркәлгән.
Шуларның 13е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 4 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 7 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 җинаять теркәлгән.
Комсомольская урамындагы кибеттән билгесез зат 6365 сумлык товар урлап чыккан. Хәзер каракның шәхесе ачыклана.
64 яшьлек ир хәбәр итүенчә, билгесез зат биржада өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән алдап, махсус кушымта аша аның 207 мең сум күләмендәге акчасын үзләштергән.
Осиновода яшәүче 75 яшьлек пенсионерканың, акчасын саклап калуны тәкъдим иткән билгесез затка ышануы зур югалтуга китергән. Ышанучан ханым 1 млн сумнан артык акчасын билгесез кешенең банк исәбенә күчергән. Шулай итеп, ул бар булган акчасыннан мәхрүм калган.
Наркоконтроль хезмәткәрләре Ленин урамындагы бер йортта яшәүче, беркайда да эшләмәүче 36 яшьлек ирне тоткарлаган. Ир полиция хезмәткәрләреннән качып котылмакчы булган. Әмма бу гамәле уңышсыз килеп чыккан. Аңардан 4,92 грамм наркотик матдә табып алганнар.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының «Анаконда» постында полиция хезмәткәрләре, шикләнеп, бер автомобильне туктаткан. Аның пассажиры – беркайда да эшләмәүче Казахстан гражданины – 40 яшьлек ирдән 20.28 грамм наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев