Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзәндә 12 җинаять теркәлгән: 3 очрак ачылган

16 – 22 мартта эчке эшләр бүлегендә 12 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 8е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 3 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 4 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән. 

Билгесез зат, Васильево бистәсендә яшәүче 77 яшьлек хатын-кызның, ВСУны финанслыйсың дигән сылтау белән, 353 568 сум акчасын үзләштергән. Шундый ук юл белән 58 яшьлек хатын-кызның да 492 900 сум акчасы урланган.

Васильево бистәсенең Придорожная урамында Чувашиянең Алатырь шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир йөртүендәге «Ниссан» (каршеринг) автомобиле туктатылган. Наркоконтроль хезмәткәрләре аннан, шәхси тентү барышында, 13,81 грамм наркотик матдә – каннабис табып алган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев