Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урысбага авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган укуларның йомгаклау көне узды

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин шәкертләрне, килгән кунакларны сәламләп, мондый укулар уздырылуының мөһимлеген ассызыклап, Ислам динен тормышыбызда бер маяк дип атады.

Шушы укуларга йөреп, балалар татар телендә аралаша, Коръән сурәләре ятлый. 

Быел укуларга 18ләп бала йөргән. Быелгы укуларда остазлар бигрәк тә гарәп хәрефләрен өйрәнүгә, намаз уку тәртибен өйрәнүгә басым ясаган. Йомгаклау көнендә егетләр арасында азан әйтүчеләр бәйгесе узды.  

Шәкертләр - кызлар-егетләр - ике рәкәгать намаз укырга, тәһарәт алу тәртибен һәм Коръән сурәләрен яттан сөйләргә тиеш иде. Балалар сынатмады. 

Матур чыгышлар белән үрелеп барган чара бер сулышта узды. Икенче өлеш мәчет ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Бер бала да бүләксез калмады. "Киләсе елга исә Коръәнне укырга өйрәнә башларбыз" - диде Урысбага авылы имамы Илшат Шиһапов. "Мондый укулар авылыбыз мәчетендә өченче ел уздырыла. Оештыручыларга, бигрәк тә авылыбыз имамы Илшат хәзрәткә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Мөгаллимнәребез Минниса апа Фәсхетдинова белән Ишмeтова Фәрдәнә апага да зур рәхмәт" - диде укуларга йөргән балаларның ата-аналары исеменнән Люция Садриева. Матур бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев