«Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик авылы-музее 2024 елның 16 октябреннән «Этноостаханә» яңа интерактив проекты кысаларында программаның беренче этабын тәкъдим итә.
Республиканың Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарының 7-14 яшьлек укучылары өчен агач эшенә һәм агачка уеп ясау буенча бушлай мастер-класслар үткәрелә. Алга таба мондый түгәрәкләр күн эше буенча оештырылачак.
Барлык сораулар буенча Минедамир Хәлим улына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Тел.: +79503119327.
Нет комментариев