Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түземлекнең чиге бар

Бергә тормыш иткән хатыныңа кул күтәрү ир-ат эше түгел инде ул.

Ничек көче җитә бит әле. Бу аның көчсезлеген генә исбатлый, югыйсә. Андыйларга законнарда махсус маддәләр каралган. Шуңа күрә нинди дә булса бәхәс чыгып, хатыныгызга кул күтәрергә әзерләнгәнсез икән, башта алдын-артын ныклап уйларга кирәк. Рәшәткә артына утыртып кую лары бик мөмкин. Эш судка кадәр барып җитсә, эшләр харап. Һәркем үзен якларга тырышса да, көч кулланучыга закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.
Менә шулай, шәһәр прокуратурасы 45 яшьлек яшел үзәнлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Аны Җинаятьләр Кодексының 117нче маддәсендәге 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаеплиләр.
Эш материаллары буенча, 2021 елның ноябрь-декабрь айларында һәм 2022 елның гыйнварында гаепләнүче ир көнләшеп, даими рәвештә өйдәшен кыйнаган. Нәтиҗәдә, бу мескен хатын, түзәр әмәле калмагач, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Ир үз гаебен таныган, аңа кисәтү чарасы сайланган.
Җинаять эшен, асылда, карап тикшерү өчен, Зеленодольск шәһәр судына җибәргәннәр. Хәзер судьяга гадел карар чыгарырга гына калган. Без цивилизация заманында яшибез, үз-үзебезне кыерсытуларга юл куймыйк. Ә гаиләдә тәлинкә ватылмыйча тормый дип әйтсәләр дә, бәхәсне сүз белән дә хәл итеп була. Юкка гына әйткән сүзне аткан укка тиңләмиләр. Әмма бу бер-береңә сүз белән гаеп ату дигән түгел. Анысы өчен дә утыртып, яисә статья чәпәп куюлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев