Түзәр чамам калмаганга, мин дә шәһәребездәге стоматология поликлиникасына бардым һәм...
Иң яратмаганым теш табибына бару.
Хәер, кем яратсын икән хастаханә юлын таптауны?
Түзәр чамам калмагач, мин дә шәһәребездәге стоматология поликлиникасына бардым. Берничә кабинетта булдым, кайсына керсәм дә, уңай мохитне күреп, исем китте. Бу шулай булырга тиеш тә инде. Тик безнең Яшел Үзәндә киресенчә, дорфа караш белән ешрак очрашасың бит. Шуңа да гаҗәп тоелды. Рентген кабинетка гына ике тапкыр кердем. Автомат кебек шалт-шолт снимокка төшереп торучы кызның җитезлегенә таң калдым. Үз эшенең остасы гына түгел, бик ягымлы да, матур сүзләрен һич кенә дә жәлләми. Берәү Земфира дип, дәшкәч кенә исемен белдем.
Аннан, дәвалаучы табиб-стоматолог Рания Рәхмәтуллинаның да кулы бик җиңел икән, теге яратмаган кәнәфидә ничек утырып чыкканымны да сизмәдем. Ә иң мөһиме, теш авыртуыннан котылдым.
Кыскасы, белгечләр тел-теш тидерерлек түгел, вәт бинасына капиталь ремонт ясасалар, шәп булыр иде. Мондый медицина учреждениеләре безнең Яшел Үзәндә калмады да бугай инде. Кайберләренә ремонт дигәннәре өсте-өстенә ясала. Стоматологиягә кайчан чират җитәр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев