«Түбәнкаманефтехим»дагы фаҗиганең сәбәбе - кеше факторы
«Түбәнкаманефтехим» корпоратив газетасының апрель санында 31 мартта заводтагы хәлнең нечкәлекләре басылган. Предприятиедә булган янгынның сәбәбе итеп кеше факторы атала.
Төгәлрәге, предприятиедә ремонт белән шөгыльләнгән оешмалар хезмәткәрләре ягыннан хаталар.
Газетада күрсәтелгәнчә, гадәттән тыш хәл вакытында подряд оешмасы синтетик каучук җитештерүдә җиһазларны планлы чистарту үткәргән. Шул мизгелдә анда полимеризат агуы һәм аның актив парлануы булган. Моны махсус датчиклар тоеп, гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Һәлакәт урынына янгын сүндерү машинасы юл алган. Ул газланган зонага эләккәч, матдә парлары һава белән кушылып, ялкынлана, шартлау була, аннан соң янгын башлана.
Корпоратив газета басмасында шулай ук синтетик каучук җитештерүдәге җиһазларның яраклы булуы һәм барлык кирәкле экспертизаларны узуы раслана. Аңа карата персоналның да, контроль органнарының да бернинди дәгъвалары булмаган.
Искәртеп узабыз, «Түбәнкаманефтехим» заводында шартлау һәм янгын 31 мартта була. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак була, 20дән артык кеше хастаханәгә салына, шул исәптән Казан клиникасына һәм Мәскәү медицина учреждениеләренә. Зыян күрүчеләрнең бер өлеше әле дә башкалада дәвалану уза. Предприятие һәлак булучыларның туганнарына 10 миллион сум, ә хастаханәгә салынганнарга 3 миллион сум түли. Җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнарыннан тыш, үз тикшерүен Ростехнадзор да алып бара.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев