Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде
Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
«Хөрмәтле түбәнкамалылар. Кичә предприятиедә булган фаҗига белән бәйле рәвештә Нижнекамск муниципаль районында өчкөнлек матәм игълан ителә. Барлык күңел ачу һәм массакүләм чараларны гамәлдән чыгарабыз. Учреждениеләр биналарында дәүләт флаглары төшереләчәк. Бу — кайгы уртаклашу һәм ярдәм вакыты. Һәлак булганнарның гаиләләре белән бергә югалту ачысын уртаклашабыз. Нижнекамск, без бергә», — дип язды район башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Искәртеп узабыз, 31 март көнне төштән соң Түбән Каманың сәнәгать зонасында шартлау булып, аннан соң янгын башланган. Гадәттән тыш хәл НКНХның синтетик каучук җитештерүендә булган. Җиһазларның герметиклылыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү эшләре вакытында (нәрсәдән икәне билгесез), газ катнашмасы ялкынланган, аннары шартлау булган. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган, шуларның берсе — янгын сүндерүче, 72 кеше зыян күргән. Куркыныч җитештерү объектларында сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев