Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТР Минкабинеты ЗАГС идарәсе өч ел эчендә беренче тапкыр никахлар саны артуы турында хәбәр итте

Узган ел Татарстанда 24 097 никах теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 1,7%ка күбрәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

«Ныклы гаилә» партия проекты турында бүген аның кураторы, ТР Минкабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова «Бердәм Россия» ТРО төбәк сәяси советы президиумы утырышында сөйләде.

«Без мондый артуны соңгы өч елда беренче тапкыр билгеләп үтәбез», – диде ул.

Әхмәтова билгеләп үткәнчә, бүген яшьләрнең күпчелеге беренче планга карьера үсешен, финанс тотрыклылыгын, укуны, сәяхәтләрне, үз-үзен эзләүне куя. Ә гаилә бу приоритетлар исемлегендә беренче урыннан ерак.

«Дәүләт тарафыннан мөһим бурыч булып яшьләрне никахка һәм бала табуга дәртләндерүче ярдәм чаралары комплексын эшләү һәм кертү тора. Республикада бүген югары уку йортларында студентларга финанс ярдәме күрсәтүнең төрле практикалары гамәлгә ашырыла: никахка керүдән алып бала туганга кадәр», – дип билгеләде Әхмәтова.

Моннан тыш, ТР Рәисе ярдәме белән «Яшьләргә грантлар» проекты эшләтеп җибәрелде. Узган ел киләчәк гаиләләргә туй үткәрү өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бүлеп бирелде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев