Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

ТР Цифрлы үсеш министры: Татарстанда 215 авыл почта бүлекчәсе яңартылачак

Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илһам Начвин почта хезмәткәрләрен Россия почтасы көне белән котлады.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илһам Начвин почта хезмәткәрләрен Россия почтасы көне белән котлады. Ул почта тармагының, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр өчен, иң мөһим элемтә каналларының берсе булып калуын билгеләп үтте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр сүзләренә караганда, бүген республикада 1 108 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли, анда 6,2 меңнән артык хезмәткәр хезмәт куя.

«Почта элемтәсенең әһәмияте аеруча кечкенә торак пунктларда нык сизелә. Авыл халкы өчен почта бүлекчәсе – хатлар яки посылкалар алу урыны гына түгел. Кайчак ул пенсияне вакытында алу, даруларны өйгә кайтартып заказ бирү, банк хезмәтләреннән файдалану, салымнарны яки коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең бердәнбер мөмкинлеге булып тора», – дип билгеләп үтте Начвин.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел почтальоннар 55 миллион хат, 16 миллион газета һәм 263 мең пенсия тапшырган. Авыл почта бүлекчәләрендә эшләүче хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен 2026 елда Татарстан бюджеты хисабыннан 55,3 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларны 2,3 мең хезмәткәр алачак.

Моннан тыш, республикада почта элемтәсе инфраструктурасын яңарту эшләре дәвам итә.

«Татарстанда 215 авыл почта бүлекчәсе модернизацияләнәчәк. Бу безнең почтальоннарга яхшырак шартларда эшләргә, ә республикабызның авыл җирләрендә яшәүчеләргә дәүләт кайгыртуын тоярга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады министр.

«Татарстанның барлык почта хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына үз эшләренә тугрылыклары һәм җаваплы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык һәм хезмәтегездә дә, шәхси тормышыгызда да бары тик яхшы хәбәрләр генә телим!» – дип котлады Илһам Начвин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев