ТОЗ КУУНЫҢ ГАДИ ЫСУЛЫ
Юкә чәчәк аткан вакытта яфраклы һәм чәчәкле ботаклар җыябыз (себерке кебек). Иркен кәстрүлгә кайнар суга салып, 30 минут бик акрын утта тотабыз.
Моны иртән ясап куегыз, ә кичен кирәкле температурага кадәр җылытып, аякның бәкәленә кадәр җитәрлек итеп,шул төнәтмәгә тыгып утырабыз. Бөтен җирегез томаланырлык итеп одеял белән төренәбез һәм шулай 30-40 минут түзәбез. Моны 3-4 көн шулай эшләргә кирәк. Төнәтмәне һаман шуны кулланырга, ул торган саен катылана гына. Әлеге 30-40 минут дәвамында кайнар су өстәп торырга.
Процедура тәмамланганнан соң йон оек киеп, ятыгыз. Бу катнашма барлык буыннардагы тозларны суыра, ә бары тик аякларны гына җылыттык! Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев