«Телгә кагылышлы берәр кыек сүз әйтсәләр, җенем котыра»
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Мин туган телемә кагылуларын яратмыйм. Телгә кагылышлы берәр кыек сүз әйтсәләр, җенем котыра. Бу юлы да шулайрак булды. Чараларга бай көн иде, бер ноктадан икенчесенә чабып диярлек йөрергә, күп кешеләр белән аралашырга, мәгълүмат җыярга туры килде. Кич. Нәкъ менә тупланган язмаларны укучыларга социаль челтәрләр аша бирер вакыт та җитте. Татар газетасын җитәкләгән кеше буларак, видеоязмаларым, әлбәттә инде, татар телендә чыга. Һәм башкаларга да кызыклы булган сюжетларны шәһәребезнең социаль челтәрләре дә үзләренә урнаштыра. Татар телендә генә чыккан язмалар кайберәүләрнең күңеленә тия икән бит. «Янәшәсенә тәрҗемәче куегыз» дигән фикерләрен җиткерүчеләр бар. Һәм боларның барысы да шундый нәфрәт һәм ачу белән язылган. Менә шундый шәһәрдәшләребезнең исенә төшерәсем килә: Татарстанда ике дәүләт теле бар – һәм без, рәсми массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре буларак, нәкъ менә татар телендә эшлибез. Аңламыйсыз икән, тәрҗемә ясаучы программалар бүгенге көндә бихисап. Аның белән маташып ятасыгыз килмәсә, узыгыз да, китегез инде. Күпмилләтле Яшел Үзән районы һәм безнең республика – бербөтен һәм татар телендәге яңалыклар халыклар бердәмлеген формалаштыруда соңгы роль уйнамый. Дус, тату булып яшәүләргә ни җитә!
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев