Тау илендә «Авыл бәйрәме»н билгеләп үттеләр
Бәйрәм матур җырлар, биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды.
Ямьле җәй. Шундый гүзәл вакыт. Минемчә, дөньяда җәйне яратмаган кеше бик аздыр. Әлбәттә, җәй – җылы, шатлыклы, куңелле һәм төрле күңел ачулар вакыты.
29 июнь көнне авылыбызда «Авыл бәйрәме» гөрләп узды. Бәйрәмебезне авылыбызның имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт үзенең изге сузләре белән башлап җибәрде. Якташлар көтеп алынган бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итеп, яше-карты күңел ачты. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды.
«Бәйрәм үткәрергә финанс яктан булышкан авыл советы җирлеге башлыгы Фәния Хәбибулла кызына, авылыбызның имам хатыйбы Хәмит хәзрәткә, хезмәттәшләремә, дусларыма, авылдашларыма, авылдан чыгып читтә яшәүче якташларыма, үзем укыткан укучыларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Бердәм булыйк,» - дип яза Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәләхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев