Татарстанның Кама арты төбәгендә БПЛАларның берсе торак йортка төшкән
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 12 июнь иртәсендә республиканың Кама арты төбәгенә очкычсыз аппаратларның массакүләм һөҗүме булуы турында хәбәр итте.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның кушуы буенча вакыйга урынына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юл алган. Һөҗүмгә дучар булган предприятиеләр вакыйга нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр, эш процесслары туктатылмаган, барлык кирәкле хезмәтләр урыннарда эшләрен дәвам итәләр.
Миңнеханов шулай ук очкычсыз аппаратларның берсе торак йортка бәрелүен белдерде. Биредә яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Алар өчен якындагы лагерь базасында вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Вакыйга нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
– Минем кушуым буенча район җитәкчелеге нәтиҗәләрне бетерү һәм эвакуацияләнгән халык өчен шартлар оештыру буенча кирәкле эшне алып бара: кайнар аш, су, медицина ярдәме, – дип белдерде Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев