Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанның Электрон мактау тактасында «Татмедиа» хезмәткәрләре тәкъдим ителгән

Татарстанда кичә республиканың Электрон мактау тактасы эшләтеп җибәрелде, анда төбәк предприятиеләренең күренекле хезмәткәрләре тәкъдим ителгән.

«Быел безнең Электрон мактау тактасына кандидатларын тәкъдим итүдә 4,9 мең оешма катнашты. Бүген Мактау тактасында 15 меңнән артык кандидат: укытучылар, табиблар, төзелештә хезмәт куйганнар, инженерлар, осталар исемнәре. Биредә эре флагманнар да тәкъдим ителгән: КАМАЗ, «Казаньоргсинтез», «Татнефть», эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт алдынгыларыбыз», – дип хәбәр итте журналистларга Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова.

Мактау тактасында медиаөлкә вәкилләре дә бар – корреспондентлардан алып җитәкчеләргә кадәр. Аерым алганда, «Татар-информ» хезмәткәрләренең хезмәте билгеләп үтелгән – мактау тактасында баш мөхәррир Ринат Билалов һәм аның беренче урынбасары Светлана Белова.

Проект сайтында шулай ук «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, «Идель» яшьләр журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Галия Закирова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының медиадиректоры Алсу Исмагилова, «Безнен мирас» журналының баш мөхәррире Лемон Леронов, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, ГТРК «Татарстан»ның директор урынбасары – радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфик Сагыйтов, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова билгеләп үтелгән.

«Идел-Пресс» нәшрият-матбугат комплексыннан мактау тактасында 18 кеше.

«Безнең өчен бу кешеләр – коллектив эчендә билгеле һәм хөрмәтле затлар, хәзер исә һәр теләүче аларның казанышларын күрә ала һәм нәрсә белән шөгыльләнүләрен белә ала. Хезмәткәрләрнең үзләре өчен бу предприятие дәрәҗәсендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә ярдәм һәм танылуның мөһим күрсәткече», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Идел-Пресс» нәшрият-матбугат комплексы җитештерү буенча генераль директор урынбасары Юлия Толкунова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев