Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында игълан итте.
Һөҗүм астында республиканың биш шәһәре булырга мөмкин – Алабуга, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама һәм Яр Чаллы.
Халыкка тәрәзәләргә якын килмәскә һәм сак булырга кушалар. Республиканың бөтен территориясендә «Беспилотник куркынычы» режимы кертелде.
Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортлары вакытлыча очышлар кабул итми һәм җибәрми. Пассажирлар белән авиакомпания вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре эшли. Балалы гаиләләр өчен әни һәм бала бүлмәсе ачылган. Пассажирлардан урындыкларны әйберләр һәм багаж белән биләмәскә, өлкәннәргә, хатын-кызларга һәм балаларга урын бирергә, үзара әдәпле булырга сорыйлар.
КП Казань
Нет комментариев