Татарстанлыларга урманнарга керүне өч атнага чикләделәр
Яшәеш

Татарстанлыларга урманнарга керүне өч атнага чикләделәр

Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, республика хакимияте вакытлыча урманнарга керүне, шулай ук билгеле бер эшләрне башкаруны чикләде.

Тиешле карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Кисәтү аншлаглары урнаштырылачак, ә юллар шлагбаумнар белән ябылачак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә патрульлек итүне көчәйтәчәкләр һәм постлар оештырачаклар.


Нет комментариев