Татарстанга олылар өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде
Яшәеш

Татарстанга олылар өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Республикага 337 меңнән артык доза кайткан.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе - Совигрипп препаратының 337 490 дозасы килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Министрлыкта, бу вакцинаны өлкәннәр өчен дип билгеләделәр.

Республика халкы поликлиникаларга прививка ясату үтенече белән дүшәмбе көнне мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга 50% доза вакцина кайткан иде. Бүгенге көнгә 700 мең татарстанлы грипптан прививка ясатырга өлгергән инде.

Грипптан вакцинаның өченче партиясе октябрь ахырында киләчәк.


Нет комментариев