Татарстанда хантавирус инфекциясе эндемик санала
Татарстан хантавирус инфекциясе эндемик (җирле медикларга яхшы таныш) дип санала торган Россия төбәкләре исемлегенә керә.
Бу хакта Себер дәүләт медицина университетының доценты, инфекционист табиб Юлия Минакова хәбәр итте.
Республикадан тыш, исемлеккә Башкортстан, Удмуртия, Самара һәм Сембер өлкәләре кергән. Россияда хантавирус күбесенчә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк формасында уза. Минакова сүзләренчә, эндемик төбәкләрдә табиблар авыруны клиник күренеше буенча вакытында танырга, лаборатор рәвештә диагнозны расларга һәм тиешле дәвалау билгеләргә өйрәнгәннәр. Күпчелек очракта пациентлар тулысынча савыгалар.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев