Татарстанда Ватанны саклаган вакытта һәлак булганнарның хәтерен мәңгеләштерү турында закон кабул ителде
Татарстанда Ватанны саклауда һәлак булганнарның хәтерен мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен көйләүче закон кабул ителде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.
Документ һәлак булган Ватан сакчыларының хәтерен мәңгеләштерү формаларын, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарәнең бу өлкәдәге вәкаләтләрен, шулай ук Татарстан Республикасының Хәтер китабын алып бару тәртибен билгели.
Законның гамәле хәрби хезмәткәрләргә һәм сугыш хәрәкәтләре барышында, Ватанны саклау буенча хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган башка кешеләргә, шулай ук Украина, ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә яки Россия территориясенә кораллы басып керүләргә каршы торганда һәлак булган махсус хәрби операция катнашучыларына да тарала.
Документ буенча, һәлак булганнарның хәтере хәрби каберлекләр төзү һәм төзекләндерү, һәйкәлләр һәм мемориаллар кую аларның исемнәрен урамнарга, мәйданнарга, географик объектларга һәм оешмаларга бирү, каһарманнар турында материаллар бастыру, күргәзмәләр үткәрү һәм алар турында мәгълүматларны Татарстанның Хәтер китабына кертү юлы белән мәңгеләштерелергә мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев