Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы уза

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабы старт алды. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Бәйге бөтен төбәк буенча 23 һөнәри компетенцияне үз эченә ала. Ярыш мәйданчыклары республиканың алдынгы предприятиеләре һәм уку йортлары базасында оештырылган.

Төбәк этабы 1 апрельдә Татарстан дәүләт аграр университеты кырларында агрономнар бәйгесе белән башланды һәм августта Җәлил бистәсендә бульдозер машинистлары ярышлары белән тәмамланачак.

Министрлык мәгълүматларына караганда, бәйгедә катнашу өчен гаризаларны белгечләр үзләре дә, аларның эш бирүчеләре дә тапшыра ала. Кандидатның Россия гражданы булу һәм ким дигәндә өч еллык хезмәт стажы таләп ителә. Ярышларның вакыты һәм шартлары белән «Үз һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгедә классик эшче һөнәрләр – токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, шулай ук киләчәк технологияләре вәкилләре – робототехника белгечләре һәм пилотсыз очкычлар операторлары катнаша ала. Оештыручылар махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук эшчәнлек юнәлешен үзгәртеп, яңа һөнәр үзләштерергә теләүче гражданнар өчен булдырылган «Икенче старт» номинациясенә аерым игътибар юнәлтә.

Катнашучыларның осталыгын 156 абруйлы эксперт бәяләячәк. Алар арасында – эш бирүчеләр, профсоюзлар, уку йортлары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре. Төбәк этабы җиңүчеләре медальләр, статуэткалар һәм илнең иң оста һөнәр ияләре арасында Татарстан исеменнән чыгыш ясау өчен бәйгенең федераль этабына юллама белән бүләкләнәчәк.

Федераль этапта һәр номинация буенча призерларга зур акчалата бүләкләр каралган:

I урын – 1 000 000 сум;

II урын – 500 000 сум;

III урын – 300 000 сум.

2025 елда Татарстан бәйгенең федераль этабында 20 номинациянең 18ендә тәкъдим ителде. Барлык федераль этаплар йомгаклары буенча республика вәкилләре 2 беренче, 2 икенче һәм 3 өченче урынны яулады.

«Үз һөнәрендә иң яхшы» бәйгесен уздыру илнең кадрлар потенциалын ныгыту зарурлыгы белән аңлатыла. Аның төп максаты – катнашучыларның һөнәри үсешенә этәргеч бирү һәм төрле тармакларда хезмәт сыйфатын арттыру өчен алдынгы тәҗрибәне тарату.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев