Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин
Яшәеш

Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин

Сишәмбе, 21 майда, Татарстанда көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр, ә урыны белән хәтта яшен һәм боз яварга мөмкин дип фаразлана.

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика аша бу көнне салкын атмосфера фронты узачак, җил тизлеге урыны белән 15-20 м/с тәшкил итәчәк.


Нет комментариев