Татарстанда урман агачларын сатып алу-сату килешүләренә ташламалар кертү көтелә
Татарстанда аерым категорияле гражданнар өчен үз ихтыяҗларына урман агачларын сатып алу-сату килешүләре төзү вакытында ташламалар булдыру планлаштырыла.
«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» законга үзгәрешләр кертүче закон проекты Татарстан Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Советына тәкъдим ителде. Документ әлегә алдан карау стадиясендә.
Закон проектына аңлатма язмасында болай диелгән: «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман агачларын сатып алу-сату килешүләре буенча түләү ставкаларына 0,5 кимү коэффициенты билгеләү күздә тотыла».
Бу кимү коэффициенты түбәндәге категорияләр өчен тәкъдим ителә:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары;
- махсус хәрби операциядә катнашучылар;
- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган катнашучыларның ирләре / хатыннары;
- янгын яки табигый һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә торактан мәхрүм булган гражданнар.
Моннан тыш, ташламага күп балалы гаиләләр дә ия була ала — өлкән балага 18 яшь тулганчы, яки ул көндезге уку формасында белем алган очракта 23 яшькә кадәр, яисә балачактан инвалид булган өлкән балага 23 яшь тулганчы.
Әгәр гариза бирүче берьюлы берничә категориягә керсә дә, кимү коэффициенты бары тик бер нигез буенча гына кулланылачак.
Әгәр торак йорт яки җир участогының берничә хуҗасы булса һәм аларның һәрберсе ташлама хокукына ия булса, кимү ставкасы да аларның һәрберсенә карата кулланылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев