Татарстанда учак ягу һәм мангал куллану тыела
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә. Әлеге карар республика Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителде.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу вакытта республикада гамәлдә булачак катгый чикләүләр арасында – урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда ут ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру, шулай ук аерым зоналардагы шәхси йорт хуҗалыкларында мангал һәм азык әзерләү өчен башка җайланмалар куллану тыела.
Моннан тыш, урман массивлары белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм икътисад объектларында пиротехника куллану, шулай ук янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган әйберләрне очыру тыелачак.
Территорияләр коры үлән һәм чүп-чардан чистартылачак, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының эшкә сәләтлелеге тикшереләчәк, торак пунктларда вакытлыча янгынга каршы постлар оештырылачак, урманнар һәм күмәк ял итү урыннарында патрульләштерү үткәреләчәк.
Барлык җаваплы хезмәтләр янгыннарга тиз арада җавап бирү өчен югары әзерлек режимында эшләячәк.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев