Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда тыюлык территорияләрендә күзәтүне көчәйттеләр

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты туристлар сезоны кызган вакытта аеруча саклана торган табигать территорияләрендә рейдларны көчәйтте.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Сәбәбе – кагыйдәләрне еш бозу: утлар кабызу, үсемлекләр җыю һәм хайваннарга тынычлык бирмәүче шау-шу. Һәр ООПТда үз саклау режимы эшли, аны алдан өйрәнергә кирәк.

Иң минималь таләпләр: сукмаклардан гына бару, ут кабызмау, хайваннарга кагылмау һәм аларны ашатмау. «Экологик иминлек» милли проекты буенча уздырылучы «Антипожар 2026» кампаниясе кысаларында хәтта кечкенә генә ут да уникаль табигать ландшафтларын мәңгегә юк итә алуын искәртәләр. БКагыйдәләрне бозу өчен штрафлар һәм җинаять җаваплылыгы каралган, ә зыянны түләргә туры киләчәк.

Патрульләрнең төп бурычы – җәзалау түгел, ә кисәтү. Белгечләр Татарстан халкын һәм кунакларын табигатькә хөрмәт белән карарга чакыра. Нәкъ менә һәркемнең аңлылыгы республиканың биотөрлелеген киләчәк буыннар өчен сакларга ярдәм итәчәк.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев