Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда талпан боррелиозы белән авыручылар саны узган ел күрсәткеченнән узды

Соңгы атнада расланган диагнозлар саны 8 гә артып, 21 гә җиткән. Бу күрсәткеч 2025 елның бөтен сезонындагы күрсәткечкә (22 очрак) якынлашып килә.

Июль ае башында әле бу сан 13 иде, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе. Ведомствоның 5 августтагы мәгълүматларына караганда, талпан кадалу буенча медицина ярдәменә республиканың 6 984 кешесе мөрәҗәгать иткән, алар арасында 1 471 бала. Боррелиоздан тыш, өч энцефалит очрагы да теркәлгән: татарстанлылар Чиләбе, Кемерово өлкәләренә һәм Новосибирскига сәяхәт вакытында йоктырган аны.

Талпан кадалуның 85 % тан артыгы кешеләрнең табигатьтә, шәхси базаларда һәм йорт тирәсендә булган. Татарстаннан тыш җирләрдә 251 очрак теркәлгән. Казан талпаннар кадалу саны буенча лидер булып кала – 2 645 кеше. Башка муниципалитетларда: Чаллыда – 581, Әлмәт районында – 381, Түбән Камада – 356, Яшел Үзән районында – 306.

Чагыштыру өчен: 2025 елның бөтен сезонында республикадагы медицина оешмаларына 12 928 кеше талпан кадалу белән мөрәҗәгать иткән, шулардан 22 боррелиоз, 5 энцефалит ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан май аенда талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләр исемлегенә кертелгән иде. Шуңа күрә халыкка вакцина ясарга тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә 14,4 мең кеше прививка ясаткан – бу еллык планнан да артып киткән күрсәткеч.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев