Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда судагы һәлакәтләр саны кимегән

Татарстанда ярты ел эчендә суда батып үлүчеләр саны кимегән.

Бу хакта республиканың кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев хәбәр итте.

2026 ел башыннан бирле су объектларында 31 кеше һәлак булган, шул исәптән өч бала. 25 кеше коткарылган, аларның алтысы – балалар. Узган елның шушы ук периодында 44 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган. 30 кеше, шул исәптән дүрт бала коткарылган.

Барлыгы ел башыннан суда 45 бәла-каза теркәлгән. Мәгълүматлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында хәбәр ителде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев