Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Яшәеш

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Синоптиклар фаразы буенча, кичтән иртәге көнгә кадәр республикада 22 м/ска кадәр көчле көнбатыш җиле көтелә.

13 ноябрьнең беренче яртысында аерым районнарда ул 25 м/ска кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, кайбер урыннарда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, буран һәм бозлавык көтелә.


Нет комментариев