Татарстанда соңгы 20 елда авыллардан 100 меңнән артык кеше киткән
Бу хакта Татарстан Республикасының Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров хәбәр итә.
«Әгәр Татарстан буенча мәгълүмат алсак, 20 ел эчендә авыллардан 101 600 кеше киткән. Исәпләп карасаң, 4,6 район бушаган булып чыга. Механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр җитешми, диләр. Бу хакта без генә түгел, башка авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре дә борчыла», - диде нотыкчы.
Байтемиров аныклап узганча, авыллардан китүчеләр составында 15 - 39 яшьлек яшьләр 34,6% тәшкил итә.
Ул, авыл территорияләрен үстерү программасын гамәлгә ашырганда Россия Президентының «2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» указына таянып эш итәргә кирәклегенә ышана, аның нигезендә халыкның, кече эшкуарлыкта эшләүчеләрнең, шул исәптән үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев