Татарстанда талпан боррелиозының сезон башыннан беренче очраклары теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу белән 3249 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 707се – балалар. Иң күп кадалу очраклары Казан халкы арасында теркәлгән – 986 очрак. Аннары Яр Чаллы – 319 очрак һәм Әлмәт районы – 259 мөрәҗәгать.
Моннан тыш, республикада өч очрак талпан боррелиозы ачыкланган. Шулай ук ике очрак талпан энцефалиты теркәлгән – талпаннар зыян күрүчеләргә Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирскида ял иткәндә кадалган.
Татар-информ
Нет комментариев