Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылардан гаризалар кабул итүнең өченче этабы турында игълан итте. Документлар 2026 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Чыгымнарның бер өлешен кайтару берничә юнәлеш буенча каралган:
- савым сыерларын тоту — баш саен 6,3 мең сум;
- бер яшьтән өлкән сарыклар, яшь сарыкларны, кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту — баш саен 1 мең сум;
- өч яшьтән өлкән бияләрне тоту — баш саен 5 мең сум;
- сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү — 8 сыердан фермага 1 млн сум, 5 сыердан фермага 500 мең сум.
Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221-76-88 (өстәмә 88-01) номеры аша шалтыратып белергә мөмкин.
Ярдәм чаралары «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыруга һәм республиканың аграр секторын тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән.
НТР24
Нет комментариев