Татарстанда Петербургка җибәрелгән посылкаларда таможенниклар 30 кг радиоактив муенсалар тапкан
Казанда таможенниклар Кытайдан Петербургка баручы посылкаларда гомуми авырлыгы 30 кг булган радиоактив муенсалар партиясен тапкан. Бу хакта ТАСС Федераль таможня хезмәтенең Казан почта бүлекчәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
Фото: видеодан скрин
235 вак пакетка төрелгән бөтен партия Санкт-Петербургта яшәүче хатын-кызга адресланган булган. Җибәрүче гади пыяла бизәнү әйберләре салуы турында хәбәр иткән, әмма тикшерү вакытында муенсаларда радиоактив торий-232 булуы ачыкланган.
«Товарларның гамма-нурлану дәрәҗәсе нормадан 15 тапкырданартып киткән», – дип билгеләп үткәннәр ведомствода.
Куркыныч йөк кире Кытайга җибәрелгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев