Татарстанда ОГЭны беренче тапкыр БДИдагы технология буенча үткәрәчәкләр
Быел Татарстанның тугызынчы сыйныф укучыларын яңалык көтә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
ОГЭ «ОГЭ 2.1» технологиясе буенча үткәреләчәк. Ул БДИдагы технология белән бертөрле диярлек, дип аңлатты республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова.
Имтихан материаллары сакланган интернет аша тапшырылачак, аудиториядә үк бастырылачак, аннары шунда ук сканерланачак. Беркая да бернәрсә алып барырга кирәк түгел.
Барлыгы ОГЭны быел 48 меңнән артык тугызынчы сыйныф тәмамлаучысы тапшырачак.
Имтиханнарга рөхсәт — йомгаклау әңгәмәсе. Быел аның нәтиҗәләре беренче тапкыр интернет аша эшкәртелде: һәр мәктәп махсус «Веб ИС-9» системасында мәгълүматларны тутырды. Артык кәгазь эше юк. Закирова сүзләренә караганда, технология үзен аклады — эшкәртүгә вакыт бик аз китә.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев