Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда МХО ветераннарының 72% эш белән тәэмин ителгән

Татарстанда фронттан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларның 72% ы эш белән тәэмин ителгән.

Бу хакта «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина Хөкүмәтнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге җәмәгатьчелек төркемендә оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Ветераннар һәм аларның балалары өчен югары, урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларына керү өчен ташламалы форматлар эшли. Һәр кабул итү кампаниясе алдыннан без ветераннарыбызга бу мөмкинлек турында искә төшерәбез. Бүгенге көндә 100дән артык егет бу мөмкинлекне кулланып, югары белем программалары буенча укыйлар», – дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, фонд үз эшен ачарга җыенган ветераннарны да хуплый, алар өчен эшмәкәрлек мәктәпләре оештырыла. Гүзәл Удачина сүзләренчә, МХОның элекке катнашучыларының 10%ы эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, аларның күбесе уңышлы эшли. Моннан тыш, 30дан артык элекке сугышчы социаль контракт төзегән, ә 17 ветеран 5 млн сумга кадәр ташламалы кредит алган.

Фондның татарстан филиалы җитәкчесе һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ОГЭ (9нчы сыйныф имтиханы) һәм ЕГЭ (11нче сыйныф имтиханы) әзерләү өчен репетитор хезмәтләре күрсәтүне аерым атап үтте. Бу проект өченче ел уңышлы гамәлгә ашырыла. Шулай ук һәлак булганнарның гаиләләре өчен туристик маршрутлар оештырыла, дип өстәде ул.

Махсус операция ветераннары төрле медиапроектларда катнашалар. «Безнең егетләр халык алдында чыгыш ясый башлагач, интервью бирә һәм подкастларда катнаша башлагач, бу аларның психоэмоциональ халәтенең яхшыруын күрсәтә», – дип билгеләде Удачина.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Батырлар. Татарстан Геройлары» кадр программасына кергән элекке махсус операция катнашучылары уңышлы эшлиләр. Финалчылар арасына 45 кеше кергән. Алар үз инициативаларын гамәлгә ашыра башлаганнар, кайберәүләре дәүләт хакимияте органнарында постлар биләгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев