Татарстанда махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай керү хокукы бирү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзер антикоррупцион экспертиза уза.
Документ буенча, дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларына, шулай ук дәүләт театрларының, филармониянең һәм циркның репертуар чараларына бушлай керү мөмкинлеген бирергә планлаштыралар. Музейларда бушлай билетлар учреждениеләрнең эш вакытында даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә биреләчәк. Театрлар, филармония һәм цирк өчен һәр чарага залдагы урыннар саныннан ким дигәндә 10 процент квота билгеләргә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта льгота экскурсия озатуга, түләүле лекцияләргә һәм мастер-классларга, гастроль чараларына, шулай ук башка оешмалар түләүле килешүләр нигезендә үткәрә торган чараларга кагылмый.
МХО катнашучысы бушлай билет алу хокукын паспорт һәм бу категориягә каравын раслаучы документ – яки дәүләт хезмәтләре порталыннан QR-код күрсәтеп, файдалана алачак. Туганнары өчен туганлыкны тиешле документ белән расларга кирәк булачак. Бу ярдәм чарасы эшли торган учреждениеләр исемлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында бастырылачак, дип вәгъдә итәләр.
Новости Татарстана
Нет комментариев