Күптән түгел Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов яклаучыларыбызның хатыннарына һәм балаларына «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексының алтын билгеләрен тапшырды.
Бу бүләк — тырышлык, ныклык һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш билгесе. Ул геройларыбызның гаиләләренә күрсәтелгән хөрмәтнең дә бер символы.
Барлык бүләкләнүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм якыннарыгызның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев