Татарстанда көчле җил һәм боз явуы көтелә
20нче майда көндез һәм кичен республика территориясендә җил көчәю көтелә – аның тизлеге 15–20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Аерым районнарда боз явуы да ихтимал.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев