Татарстанда юл камералары машинада барганда телефон куллануны терки башлады
Яшәеш

Татарстанда юл камералары машинада барганда телефон куллануны терки башлады

Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефон куллана торган йөртүчеләрне ачыклый башлады. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Фото: Госавтоинспекция РТ

«2026 елның мартыннан башлап, комплекслар хәрәкәт вакытында кулларны кулланмыйча сөйләшү мөмкинлеген бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган мобиль телефоннарны куллана торган йөртүчеләрнең транспорт чараларын ачыклый», – диелә хәбәрдә.

Бер ай эчендә республикада мондый 800дән артык кагыйдә бозу теркәлгән.

Руль артында телефон кулланган өчен штраф 1500 сумны тәшкил итә.

Татар-информ


Нет комментариев