Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда ишегалларында кошларны ашатучылар өчен штраф яный

Күп фатирлы йортлар ишегалдында кошларны ипи, ботка һәм башка азык белән ашату штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе хәбәр итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ведомство фикеренчә, күгәрчен тизәге:

  • биналарның һәм балалар мәйданчыкларының тышкы кыяфәтен боза;
  • металл конструкцияләрнең коррозиясенә китерергә мөмкин;
  • антисанитария тудыра;
  • автомобиль хуҗалары белән конфликтларга сәбәп була.

РФ КоАПның 8.2 маддәсе («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү») буенча кошларны ашатучыларга штраф салынырга мөмкин:

  • физик затларга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр;
  • юридик затларга – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр.

Канунны кабат бозган очракта штраф күләме арта:

  • физик затлар өчен – 3–5 мең сум;
  • вазыйфаи затлар өчен – 30–40 мең сум;
  • юридик затлар өчен – 250–400 мең сум.

Челнинские известия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев