Электрон аукцион уздыру турында мәгълүматны ТР Дәүләт сатып алу комитеты урнаштырды.
Заказчы – республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Иң күп фатир – 21 – Әлки районына каралган. Сан буенча аннан соң Кукмара районы (20 объект), Аксубай (15), Югары Ослан (10), Чистай (7) тора. Республиканың тагын ун районында 1-5 кадәр фатир биреләчәк.
– Ятим балаларның торак мәсьәләсен хәл итү республика җитәкчелегенең аерым күзәтүе астында. Сатып алу законнарда каралган барлык процедуралар үтәлеп башкарыла, ә бүлеп бирелгән акчалар максатлы рәвештә нәтиҗәле кулланыла, – дип билгеләде ТР Дәүләт сатып алу комитеты рәисе Марат Зыятдинов.
Вечерняя Казань
Нет комментариев