Аны «Кот и Пес» фонды белән 5,29 млн сумлык контракт төзегәндә вәкаләтләрдән явызларча файдалануда шикләнгәннәр, тикшерү версиясе буенча, ул таләпләргә туры килмәгән. Контракт караучысыз калган хайваннарны тоту һәм аларның санын контрольгә алуга кагылган.
Тикшерү тиешле контроль булмауны Васильеводагы фаҗига белән бәйли — 28 ноябрьдә этләр көтүе кызга ташлана. Кичә шулай ук Фонд җитәкчесен һәм хезмәткәрен тоткарладылар. Минһаҗевка гаепләү һәм чик кую чарасы әзерлиләр.
Нияз Мингазов
Фото: zelenodolsk.tatarstan.ru
Нет комментариев