Алар идарә органнарының, гражданлык саклау көчләренең һәм хәбәр итү системаларының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерүгә юнәлтелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе.
Уку чаралары Россия буенча 7 октябрдән 9 октябргә кадәр уза. Татарстанда өйрәнү планын Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз боерыгы белән раслады.
Өйрәнүләр башлану турындагы сигнал 6:00дә килде, шул вакытта Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планы гамәлгә кертелде. Шулай итеп, федераль башкарма органнарның территориаль бүлекчәләре, шулай ук республика җирле үзидарә органнары җитәкчелегенең җыены узды. Моннан тыш, гражданнар оборонасы җитәкчелек составы белән киңәшмә узды, анда өйрәнү бурычлары куелды. Киңәшмә катнашучылары арасында – Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы в.б. полковник Илдар Гибадуллин һәм Татарстан Республикасының ГС һәм ГТХ эшләре буенча министры в.б. Николай Суржко.

Гражданнар оборонасы чараларының үтәлешен 63 контроль төркеме күзәтте. Шулай ук барлык хакимият дәрәҗәләре арасында мәгълүмат җыю һәм алмашу эше оештырылды һәм даими дислокация пунктларында җитәкчелек составының дежурлыгы тәэмин ителде.
Шулай ук өйрәнүләрдә шәхси саклау чараларын бирү пунктлары, халыкны санитар тикшерү урыннары җәелдерелде. Биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыру, шулай ук техниканы һәм территорияләрне махсус эшкәртү үткәрелде. Моннан тыш, күзәтү һәм лаборатор контроль системаларының эше тикшерелде.
Киләчәктә республикада 118 гражданнар оборонасы объектын җәелдерү планлаштырыла. Моннан тыш, 9 октябрьдә 10:40та сиреналарны тикшерү узачак. Көн саен Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышлары үткәреләчәк.
«Барлык чаралар җитәкчелек составын һәм гражданлык саклау белгечләрен максималь җәлеп итеп, күрсәтмә дәресләр форматында үткәрелә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы в.б. полковник Илдар Гибадуллин.
Нет комментариев